Барлык яңалыклар
Киңәш базары
21 сентябрь 2024, 10:45

Туклануда үзеңне тыя белергә өйрәтү

Ашкайнату әгъзаларын саклагыз, югыйсә, бәла-каза чыгуы бар.

Туклануда үзеңне тыя белергә өйрәтү
Туклануда үзеңне тыя белергә өйрәтү

1. Туклану вакытында аш эшкәртү әгъзаларының биоритмологик активлыгын исәпкә алырга кирәк. Һәр әгъза аерым сәгатьләрдә актив була: ашказаны 7дән 9 сәгатькәчә, аннан ашказаны асты бизе эшкә керешә, нечкә эчәклек – 13-15 сәгатьләрдә актив, 15 сәгатьтән соң бераз җимеш, салат ашап алырга, бераз эчемлек эчәргә була. Кичке сәгатьләрдә ашаудан тыелырга кирәк.

2. Ашаганнан соң сыеклык эчмәгез, бу исә ашказанын “туздыра”, уникеилле эчәкне боза һәм эшкәртелмәгән “полуфабрикатлар” белән организмны шлакландыра. Дөрес туклану борлай була: башта сыеклык эчәләр, җимеш ашыйлар (яки салат, кыш көне томалап пешерелгән яшелчәләр), аннан соң ит ризыгы һәм крахмаллы ризык.

3. Майлы ризыктан тыелыгыз. Майлы ризык аш кайнату эшчәнлеген акрынайта, мондый ризык аш юлларында озак йөри, әчи, зарарлы микрофолора тууга сәбәпче була – организмны агулый.

4. Эшкәртү өчен төрле вакыт сарыф ителә торган ризыкларны берьюлы ашамагыз. Мәсәлән, ит (аксым) һәм бәрәңге (крахмал). Организм яшь чакта бу сизелми, 30-40 яшьтән соң үзен сиздерә. Ашкайнату әгъзаларынын саклагыз, югыйсә, бәла-каза чыгуы бар.

5. Кеше организмы аерым бер вакыт эчендә билгеле бер күләмдәге азыкны эшкәртә, әгәр эшкәртеп өлгермәсә – микроорганизмнарга эшкәртергә кала.

 

Фото: Фрепик.ру

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас