Безнең тәндә шлак җыелмаган урын юктыр. Шлак тупланган әгъзалар турында сөйлик. Беренче чиратта шлаклар бәйләгеч-тоташтыргыч тукымаларда туплана, шуның нәтиҗәсендә тән сыгылмалылыгын югалта, сөякләр корый һәм сынарга да мөмкин.
Лайлалы – аксым һәм крахмалсыман шлаклар үпкәдә, тамак һәм борында, маңгай куышлыкларында җыелырга “ярата”. Какыру, төкерү вакытында алар тышка чыгарыла. Томау төшкәндәге сыеклык та шул ук “чыганак”тан.
Майлы, сыткылы-бетчәле, эре күзәнәкле тән тиресе – шлак җыелу нәтиҗәсе. Шлакланган тире тән авыруларына сәбәпче була.
Үзенчәлекле шлаклар бавырда һәм үт куыгында күп туплана. Шлакланган бавыр безнең организмның гомум яшәүчәнлеген киметә. Ач тору – бавыр күзәнәкләрен чистарта. Бавыр чистарса, матдәләр алмашу нормальләшә, чәч-тырнаклар яхшы үсә, хәтер һәм ашказаны эшчәнлеге рәтләнә. Шлакларның бер өлеше май катламында һәм сөяк тукымасында җыела, монысы инде кан ясалуга тискәре йогынты ясый. Шлаклар кан йөртүче тамырлар арасына да туплана һәм, инсульт китереп чыгарып, кешене көтелмәгән куркыныч хәлгә куя. Һәм шлаклар күзәнәкләрнең үзләрендә дә туплана, монысы аеруча хәтәр – бу аларның яшәү сәләтен сүндерүгә илтә.
Фото: Pinterest
Фрипик.ру