Барлык яңалыклар
Киңәш базары
2 июль , 21:16

Яман шешкә каршы торыйк!

Яман шеш булдырмау һәм чирнең азуына каршы киңәшләр.

Яман шешкә каршы торыйк!
Яман шешкә каршы торыйк!

Тәмәке тартуны ташла. Үпкә, ирен яман шеше белән күбрәк тарткан кешеләр авырый.

Көчле исерткеч эчемлекләргә сак кара. Авыз куышлыгы, йоткылык, ашказаны-эчәк тракты яман шеше килеп чыга күрмәсен.

Нурланыштан саклан. Озак вакыт кояш астында булу гына түгел, ә СПА салоннарда алган кызынуның да зыяны күп.

Эш урыннарында да сәламәтлекне кайгырту ягын карагыз. Слесарь икән, авызга кадак, тимер кисәге капма. Агулы матдәләр яман шешкә китерә.

Ашау-эчүдә талымлырак булыгыз. Үзебездә үскән яшелчә, җиләк-җимеш, клетчаткалы азык ашагыз. Эшкәртелгән ит ризыкларыннан баш тартыгыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, алар да яман шеш башлануга җирлек булып тора. 

Артык авырлыктан котылыгыз. Моңа югары калорияле ризыктан тыелып, физик активлыкны арттырып ирешеп була. Сәламәт кешегә көнгә 40 минут җәяү йөрергә.

Әгәр кечкенә генә шеш күрсәгез яки бер сәбәпсезгә кан ага башласа, ашыгыч рәвешгә табибка күренегез.

Ирләргә киңәш: 45 яшьтән соң ел саен медицина тикшеренүе узарга.

Хатын-кызларга киңәш:  35 яшьтән 45 яшькә кадәр елга бер мәртәбә УЗИ, 45тән соң маммография тикшеренүе узарга онытмагыз. Бала табу һәм имезү сөт бизләре яман шеше барлыкка килүне киметә, ә балага узудан саклану өчен эчә торган препаратлар, гормоннарны алыштыргыч буларак тәкъдим ителүче дарулар, киресенчә, чирне арттыра.

Бу киңәш тә хатын-кызлар колагына. 20 яшьтән башлап, ел саен гинекология кабинетларында яки хатын-кызлар консультацияләрендә тикшеренеп торыгыз.

 

Фото: izbirkom.kzn.ru 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: