Чәй эчү буенча беренчелекне инглизләр тота, һәр инглиз — яше-карты елына 1650 чынаяк, димәк, көненә 4,5 чынаяк чәй эчә. Англиядә чәй культы хөем сөрә. Чәй яратучылар клублары бар.
Ләкин соңгы вакытларда ирландлылар инглизләрне узып китеп бара: алар елына 1724 чынаяк чәй эчә. Урта Азиядә дә кимен куймыйлар. Үзбәк ирләре яшел чәй эчеп, көннәр буе чәйханәдә утыра, кимендә 10-15әр касә чәй эчә.
Шулай да һәр нәрсәнең чиге бар. Чәй — кәефне күтәрә, зиһенне арттыра, әмма аны артык күп һәм каты пешереп эчү йөрәк аритмиясенә китерә һәм гипертония авыруына сәбәпче була ала. Чәйне шикәрсез эчәләр. Шикәр чәйдәге тонин матдәсен бетерә икән.
Чәйдә Р, С, В ,РР витаминнары, танин, кофеин, шикәр, аксым һәм башка файдалы матдәләр бар. Чәй яфраклары калдыкларыннан дару препаратлары ясыйлар, ә орлыгыннан алынган май косметикада кулланыла.
Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.
Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә. Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.
Фото: kaibicy.ru