Барлык яңалыклар
Киңәш базары
20 март , 12:25

Чөгендер квасы әзерлибез

Төнәтмә кан тамырларын, бөерләрне, лимфаны чистарта, атеросклероздан, варикоздан, симерүдән менә дигән дәва.

Чөгендер квасы әзерлибез
Чөгендер квасы әзерлибез

Моның өчен 2 кг кызыл чөгендерне юып, кабыгын әрчеп, турап, 3 литрлы банкага тутырырга һәм кайнаган су суытып салырга кирәк.  Катнашма 4 көн төнәтелә, өстендәге күбек җыеп барыла.  Ач карынга иртәле-кичле 3 атна буена эчү файдалы. Төсе азая башлаганга кадәр, күпме агызып алсаң, шулкадәр үк кайнаган су өстисең. 

Төнәтмә кан тамырларын, бөерләрне, лимфаны чистарта, атеросклероздан, варикоздан, симерүдән менә дигән дәва. Ник дисәң, кызыл чөгендер составында витаминнар (В, С, РР һ. б.), кальций, калий, магний, тимер, хәтта сирәк очрый торган рубидий белән цезий да бар. Бу эчемлек югары кан басымын 20 минутта төшерергә сәләтле.  Шулай да бөердә таш булганда, подагра белән авырганда, ашказаны-эчәк авырулары кискенләшкән чакта чөгендер квасын эчәргә киңәш ителми.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Чөгендер квасы әзерлибез
Чөгендер квасы әзерлибез
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: