Барлык яңалыклар
Киңәш базары
18 март , 12:23

“Тулпар” тәбикмәге

Манный ярмасыннан гына (онсыз) әзерләнүче, бик тәмле, туклыклы бу тәбикмәкне, гадәттә, Илеш якларында пешерәләр.  Кунаклар һәм хәтта манный боткасын яратмаучы балалар да аны бик яратып ашый.

“Тулпар” тәбикмәге
“Тулпар” тәбикмәге

Манный ярмасыннан гына (онсыз) әзерләнүче, бик тәмле, туклыклы бу тәбикмәкне, гадәттә, Илеш якларында пешерәләр.  Кунаклар һәм хәтта манный боткасын яратмаучы балалар да аны бик яратып ашый. Күбрәк тоелса, продуктларны ярты күләмдә генә алырга кирәк. 

1 аш кашыгы коры чүпрәгә (кибетнеке) 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы он, ярты чынаяк җылы су салып, бутап, кабартырга куярга.  Ул арада 1 кг  манный ярмасына 700-800 мл җылы сөт, 0,5-1 чәй кашыгы тоз салып, ипи камыры кебек катырак итеп камыр басарга.  Чүпрә әзер булгач, аны да камырга кушып, яхшылап бутап, җылы урынга куярга кирәк. Камыр 40-45 минутта кабарып менә.  Кайнап торган 1 литр сөт салып тиз генә болгатырга һәм алдан күпертелгән 7-8 йомырка кушып тугларга.  Янә 1,5 сәгатькә кабарырга куярга. Аннан инде тәбикмәкне көнбагыш маенда пешерә башларга да була. Куерыбрак китсә, кайнар сөт өстәргә мөмкин.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

“Тулпар” тәбикмәге
“Тулпар” тәбикмәге
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: