Барлык яңалыклар
Киңәш базары
11 март , 11:45

Кызыл чөгендер… ракка каршы!

Яман шешкә тәэсир итү өчен, көненә ким дигәндә 1 килограмм кызыл чөгендер ашарга кирәк.

Кызыл чөгендер… ракка каршы!
Кызыл чөгендер… ракка каршы!

Венгриянең Церна шәһәр хастаханәсенең терапия бүлекчәсендә кызыл чөгендернең яман шештән файдасы булу-булмавын тикшергәннәр. Рак белән чирләүчеләргә көн саен 500-1000 миллилитр сут эчергәннәр. Нәтиҗәдә авыруларның хәле җиңеләйгән, лейкоцитларының күләме кимегән, эритроцитлары арткан.

Яман шешкә тәэсир итү өчен, көненә ким дигәндә 1 килограмм кызыл чөгендер ашарга кирәк. Аның яфраклары да яман шешне тоткарлаучы матдәләргә бай икән. Әлбәттә, үсемлектә пестицидларның (ашлама) булмавы мөһим шарт булып тора.

* * *

Бу яшелчә кан басымын дәвалау өчен дә бик файдалы. Аңарда кан тамырларының тонусын көйләүче һәм кан юлларында тромблар барлыкка килүне тоткарлаучы матдә бар.

Кызыл чөгендердә һәм аның яфрагында беатин дигән искиткеч матдә әлегә башка яшелчәләрдә табылмаган. Беатин үзенең химик төзелеше белән матдәләр алмашынуын иң шәп көйләүче холин һәм лецитинга якын тора. Ул аксымны үзләштерергә ярдәм итә, бавыр эшчәнлеген яхшырта.

Халык табиблары азканлылыкны гомер-гомергә чөгендер суты эчереп дәвалаганнар. Чөнки аңарда тимер, бакыр, марганец, фолий кислоталары бар.

Фото: https://ru.freepik.com

Кызыл чөгендер… ракка каршы!
Кызыл чөгендер… ракка каршы!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: