Барлык яңалыклар
Киңәш базары
28 февраль , 14:12

“Ана капиталы”н ата кеше алырга мөмкинме?

Мөмкин. Тик моның үз шартлары бар.

“Ана капиталы”н ата кеше алырга мөмкинме?
“Ана капиталы”н ата кеше алырга мөмкинме?

“Ана капиталы” ата кешегә  түбәндәге шартларда бирелә.

  1. Ана кеше ана хокукларыннан мәхрүм ителсә;
  2. Ана кеше суд тарафыннан эшкә сәләтсез (недееспособный) итеп танылса;
  3. Ана кеше вафат булса, яки хәбәрсез югалса;
  4. Ялгыз ир-ат баланы берүзе уллыкка яки кызлыкка алса;
  5. Ир-ат хатыны белән баланы уллыкка яки кызлыкка алып, соңыннан хатын кеше баладан баш тартса.

Рәсми рәвештә аталык хокуклары һәм бурычлары билгеләнмәгән үги аталарга “Ана капиталы” бирелми.

Һәртөрле акчаларга һәм “Ана капиталлары”на карамыйча, балаларның үз гаиләләрендә, әти-әниле килеш үсүен телик!

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

“Ана капиталы”н ата кеше алырга мөмкинме?
“Ана капиталы”н ата кеше алырга мөмкинме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: