Барлык яңалыклар
Киңәш базары
25 февраль , 14:15

Ябыгу өчен бер рецепт

Шушы катнашманы ашаганнан соң, өч сәгать дәвамында авызга берни дә кабарга, хәтта чәй дә эчәргә ярамый.

Ябыгу өчен бер рецепт
Ябыгу өчен бер рецепт

Гәүдә авырлыгыгыз кискен артып киткәндә, аеруча бәйрәмнәрдән соң, һәр иртәне пешерелмәгән геркулестан башлау дөрес булыр. Моның өчен, кичен тәлинкәгә биш аш калагы геркулес салабыз – ул никадәр азрак эшкәртелгән булса, шулкадәр яхшырак. Шуңа биш аш калагы кайнап суытылган су өстибез һәм, өстен каплап, төнгә калдырабыз. Иртәсен тәлинкәгә бер аш кашыгы сөт, бер чәй калагы бал, биш чикләвек (миндаль, өрек, кешью, урман чикләвеге һ.б.) өстибез һәм яхшылап бутыйбыз. Аннан соң инде яхшылап чәйнәп, акрын гына ашарга кирәк. Иң мөһиме, шушы катнашманы ашаганнан соң, өч сәгать дәвамында авызга берни дә кабарга, хәтта чәй дә эчәргә ярамый. Шушы кагыйдәне тотсагыз, бер атна эчендә корсагыгыз шиңәр, кирәкмәгән килограммнар сезне мәңгелеккә ташлап китәр, ә кәефегез күпкә яхшырыр!

Сәламәт булыгыз!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Ябыгу өчен бер рецепт
Ябыгу өчен бер рецепт
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: