Барлык яңалыклар
Киңәш базары
24 февраль , 13:30

Ашыгыз файдалы булсын!

Ничек кенә күп хәрәкәтләнмәгез, әгәр дә ашау рәвешегезне җайга салмасагыз, гәүдә авырлыгыгыз кимемиячәк. 

Ашыгыз файдалы булсын!
Ашыгыз файдалы булсын!

Ничек кенә күп хәрәкәтләнмәгез, әгәр дә ашау рәвешегезне җайга салмасагыз, гәүдә авырлыгыгыз кимемиячәк.  Шуны исегездә тотыгыз: хезмәт яшендәге ир-атларга көненә уртача – 2500, хатын-кызларга – 2000 калория җитә. Көн буе авыр физик хезмәттә эшләсәгез – печән чапсагыз, кул пычкысы белән утын киссәгез, бу санны 500 килокалориягә арттырырга кирәк. Киресенчә, тәүлекләр буена офиста, компьютерга текәлеп утырасыз икән, ризык күләмегезне 500 килокалориягә киметү зарури.

Иртәнге аш мотлак углеводлардан торырга тиеш. Иң яхшысы – солы боткасы, иләнмәгән оннан пешерелгән икмәк. Төшке аш аксым, углевод һәм майларны үзендә берләштереп килергә тиеш. Биредә уч төбе зурлыгындагы һәм калынлыгындагы ит яки балык, клетчаткага бай булган яшелчә салаты, карабодай яки соры дөге боткасы булса, бик яхшы. Гомумән, ябыгу өчен, еш, ләкин аз күләмдә ашау кирәк. Кичке ашыгыз йокларга ятуыгыздан өч сәгать алдан булырга һәм, нигездә, аксымнардан торырга тиеш.  Иң яхшысы – парда пешерелгән балык һәм эремчек. Бик ачыксагыз, йоклар алдыннан бер чынаяк кефир эчеп куярга мөмкин.

Ябыгырга теләсәгез, баллы һәм камыр ризыкларыннан баш тартырга туры киләчәк. Төрле торт-пирожныйларны, гөбәдия-бәлешләрне яшелчә-җимеш белән алмаштыру дөрес. “Милли ризыгыбыз” – бәрәңгене дә атнасына бер тапкырдан артык кулланмаска кирәк.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Ашыгыз файдалы булсын!
Ашыгыз файдалы булсын!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: