Шуны исегездә тотыгыз: гәүдә авырлыгы, беренче чиратта, ике әйбергә – дөрес туклануга һәм физик хәрәкәткә бәйле. Шуларга бәйле таләпләрне кирәгенчә үтәгәндә генә, ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Хәрәкәттән башлыйк. Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылда яшәүчеләрнең дә физик активлыгы нык кимеде. Өйләргә газ кергән, һәрвакыт җылы – димәк, утын әзерлисе юк; мал тотучы сирәк – димәк, печән әзерлисе, көн дә иртә таңнан торып, сыер савасы, асларын тазартасы юк. Гомумән, тормыш җиңеләйде хәзер. Ләкин шул ук вакытта инде авылларда да симезлектән интегүче кешеләрнең артуы күзәтелә. Моның төп сәбәпләренең берсе – хәрәкәт җитешмәү.
Шуны исегездә тотыгыз: йөрәк-кан юллары авыруларын булдырмас өчен, кеше көненә кимендә 10 мең адым атларга тиеш. Бу якынча 7-8 километр дигән сүз. Заманча смартфоннарның күпчелегендә “Сәламәтлек” кушымтасы бар. Ул көн эчендә ясаган һәр адымыгызны исәпкә ала. Шулай гаджет аша кан басымыгызны, йөрәк пульсыгызны да аның аша контрольдә тотарга мөмкин.
Һәр көнегезне иртәнге физик күнекмәләрдән башлап, кичләрен җәяүләп авылны урауны гадәткә кертегез. Шәһәрдә яшәүчеләргә парклар буйлап җәяүләп йөрергә, чаңгы шуарга киңәш ителә. Физик эшчәнлектән дә читләшмәгез: мәсәлән, бер сәгать кар көрәгәндә уртача 420 килокалория юкка чыга. Уртача тизлек белән бер сәгать җәяү йөрү исә якынча 300-320 килокалорияне ашый. Шәһәр җирендә яшәсәгез, фитнес-клубларга йөрегез. Анда тәҗрибәле тренерлар һәм диетологлар сезнең физик активлыгыгызны һәм ашау рәвешегезне тиз арада нормага кертер. Бүген Уфада еллык фитнес-карта бәясе уртача 10-15 мең сум тәшкил итә. Кыйммәтсенмәгез, сәламәтлек күпкә кыйбатрак!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.