Өстә килеш төймә таксаң – бәхетеңне (акылыңны) тегәсең. Инде тегәргә туры килсә, теккәндә кеше сөйләшми торырга тиеш. Мондый вакытта тегүче “Шайтанның бәхетен тегәм” – дип әйтергә тиеш. Яки энәне бер атлаткан саен, акылы җиңеләйгән яисә үлем түшәгендә яткан берәр картның исемен әйтеп: “Фәләннең акылын тегәм”,– диләр.
Сабый бала төймәңнән тотса – изге эшләр көтелә.
Сизмәгәндә төймәләрең сүтелеп китсә – яңа кием киюгә.
Төймә сынса, ватылса, кителсә – бу кещегә бәла төшә (тормышы кителә.)
Кулдагы төймәләр чәчелсә – тормыш таркалуга.
Ак төймәне кара жеп белән яки кара төймәне ак җеп белән тексәң – тормышың, эшләрең кирегә китәр.
Киемнең өске төймәсе төшсә – ызгыш-талашка.
Киемнең аскы төймәсе төшсә – юл көтелә.
Киемнең урта төймәсе төшсә – изге эшкә (куанычка).
Юлда барганда кара төймә тапсаң – юлың уңмый (авыр юлга).
Юлда ак төймә тапсаң – юл уңа.
Юлда кызыл төймә тапсаң – гашыйк буласың (кызлар белән танышасың)
Юлда китек төймә тапсаң – ниятең барып чыкмый (тормышың кителә).
Күлмәкнең ак төймәсе төшсә – тешкә, тешләүгә (ак төймә – ак теш), ягьни гайбәткә, чәнечкеле сүзгә.
Фото: freepik.com