Барлык яңалыклар
Киңәш базары
14 февраль , 11:29

Артык авырлыгың барлыгын ничек белергә?

Моның гади генә формуласы бар.

Артык авырлыгың барлыгын ничек белергә?
Артык авырлыгың барлыгын ничек белергә?

Моның гади генә формуласы бар, ул гәүдә массасының индексын ачыклауга юнәлтелгән.  Ул түбәндәгечә: гәүдә авырлыгы озынлыгыңның (метрларда) квадратына бүленә. Мәсәлән, авырлыгың – 65 килограмм, буең 1,76 метр булганда, ул болай исәпләнелә: 65 : (1,76×1,76) = 20,98, ягъни – нормаль авырлык.

Гәүдә массасы индексының нормативлары түбәндәгечә:

18,5кә кадәр – артык ябыклык, масса дефициты;

18,5-24,9 – нормаль авырлык;

25-29,9 – артык авырлык, симезлек авыруы алдындагы хәл;

30-34,9 – 1 дәрәҗәдәге симерү авыруы;

35-39,9 – 2 дәрәҗәдәге симерү авыруы;

40тан артса –  3 дәрәҗәдәге симерү авыруы.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Артык авырлыгың барлыгын ничек белергә?
Артык авырлыгың барлыгын ничек белергә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: