Барлык яңалыклар
Киңәш базары
12 февраль , 13:45

“IT-ипотека” – нәрсә ул?

Фатир сатып алырга теләүче “айтишник”ларны иң уңайлы дәүләт ипотека программасы белән таныштырабыз. Биредә еллык процент ставкасы – нибары 5 процент!

“IT-ипотека” – нәрсә ул?
“IT-ипотека” – нәрсә ул?

Әлеге программа 2024 елның 31 декабренә кадәр эшли. Аның буенча фатир сатып алуга Русия Санлы технологияләр министрлыгында аккредитация узган IT-оешмаларда эшләүче белгечләр дәгъва итә ала.

         Моның ике шарты бар:

  1. Белгеч 35 яшьтән яшьрәк булырга тиеш. Бу очракта аның керемнәренә карата бернинди шарт та куелмый;
  2. IT-белгеч 36 яшьтән башлап 50 яшькә кадәр булса, аның керемнәренә карата түбәндәге шартлар куела:

– белгеч Мәскәүдә яшәсә, аның айлык кереме салымнарны алганга кадәр 150 мең сумнан да ким булмаска тиеш;

– белгеч 1 миллионнан артыграк кеше яшәгән шәһәрдә торса, аның айлык кереме салымнарны алганга кадәр ким дигәндә 120 мең сум тәшкил итәргә тиеш;

– 1 миллионнан азрак кеше яшәгән шәһәрләрдә эшләүче IT-белгечләрнең минималь айлык кереме 70 мең сум булырга тиеш;

– 50 яшьтән өлкәнрәк IT-белгечләр бу программада катнашуга дәгъва итә алмый.

Программаның шартлары түбәндәгечә:

– процент ставкасы – 5 процентка кадәр;

– беренче взнос – торлак суммасының кимендә 20 проценты;

– 1 миллионнан күбрәк кеше яшәгән шәһәрдә яшәүчеләр өчен кредит суммасы – 18 миллион сум, 1 миллионнан азрак кеше яшәгән шәһәрләрдә торучылар өчен 9 миллион сум тәшкил итә.

Кыскасы, үз хәлегезне, үз мөмкинлекләрегезне үзегез чамалагыз. Дәүләт торлак мәсьәләсендә бары тик ярдәм генә итә ала.

“IT-ипотека” – нәрсә ул?
“IT-ипотека” – нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: