Барлык яңалыклар
Киңәш базары
7 февраль , 22:33

Гемоглобинны күтәрү

Хәтер һәм игътибарның начарлануы, йокы бозылу – төнлә йокысызлык белән интегү, көндез йокы килү гемоглобин төшү турында сөйли.

Гемоглобинны күтәрү
Гемоглобинны күтәрү

Гемоглобин – кандагы эритроцитлы кызыл  күзәнәкләр.

Организмда гемоглобин барлыкка килсен өчен тимер кирәк. Хәтер һәм игътибарның начарлануы, йокы бозылу – төнлә йокысызлык белән интегү, көндез йокы килү гемоглобин төшү турында сөйли.

Гемоглобинны күтәрергә ярдәм итә торган азыклар бик күп. Даруларга күчкәнче, шуларны файдаланып карагыз.

Кишер суы. Атнасына өч-дүрт тапкыр берәр стакан эчәргә кирәк. Бер стакан сутка якынча 500 грамм кишер туры килә.

Каен яисә җир җиләге. Аларны инде, әлбәттә, җыеп алуга ук ашарга кирәк.

Чөгендер. Аны угычта уып ашарга да, сутын сыгып эчәргә дә була.    

Рационыгызда, шулай ук, бавыр, сыер ите, карабодай, алма, кура җиләге, гранат булсын!

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: