Барлык яңалыклар
Киңәш базары
6 февраль , 21:21

Буыннарны тоздан чистарту өчен

Чистарыну өч көнгә сузыла.

Буыннарны тоздан чистарту өчен
Буыннарны тоздан чистарту өчен

Чистарыну өч көнгә сузыла. Кичтән термоста уртача зурлыктагы 25-30 дәфнә яфрагына (лавр) 2 стакан кап-кайнар су салып төнәтәләр. Төнәтмәне икенче көнне көн дәвамында аз-азлап эчәләр. Икенче, өченче көнне дә шулай эшлиләр. Бер атнадан соң процедураны кабатларга мөмкин. Шуннан соң кимендә ярты ел үтмичә мондый чистарынуны үткәрмәгез. Буыннарны чистартканда ит ризыкларын, кыздырылган, ысланган азык-төлек ашамаска, исерткеч эчемлекләр эчмәскә киңәш ителә.

Сельдерей тамыры согын сыгып, көнгә 3 тапкыр 2 бал кашыгы эчәләр.

1 стакан солыга 1 литр су салып, сүрән утта кайнатырга куялар. Сыеклык дүрттән бер өлеш калганчы ут өстеннән алмыйлар. Шул кайнатманы көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.

Һәр көнне иртән ач карынга 1әр бал кашыгы лимон согы, бал, зәйтүн мае катнашмасы эчәләр.

3 лимонны һәм 150 грамм сарымсакны иттарткычтан чыгаралар. Шуңа 1,2 литр су агызалар да 1 тәүлеккә төнәтергә куялар. Сөзәләр. Төнәтмәне һәр көңне иртән ач карынга 50 миллилитр эчәләр.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: