Барлык яңалыклар
Киңәш базары
5 февраль , 21:45

Сәламәт булу өчен

Шампиньон гөмбәсен яратсагыз да, яратмасагыз да аны, ким дигәндә, атнасына бер тапкыр ашагыз.

Сәламәт булу өчен
Сәламәт булу өчен

Әгәр сез иртәнге ашны ашарга өлгөрмәсәгез, бер алма ашагыз. Ул сезне төшке ашка кадәр энергия белән тәэмин итәр.

 

Шампиньон гөмбәсен яратсагыз да, яратмасагыз да аны, ким дигәндә, атнасына бер тапкыр ашагыз. Анда йөрәкне саклый һәм кан әйләнешен яхшырта торган аерым төр витамин бар. Бу Беркли университеты галимнәре ачышы.

 

Кан басымы түбән булган хатын-кызлар бик еш баш әйләнүдән интегәләр. Моны киметүнең ике ысулы бар: аякларны чалыштырып  басып торырга яки аяклар ярымбөгелгән хәлдә ике минут йөрергә. .

 

Кайвакытта хатын-кызларның һава торышы үзгәргәндә башлары “чатнап” авыртучан була. Монннан котылу өчен, кулларыгызны эссе суга тыгып алып, дымлы уч төпләрен   муеныгызга һәм битләрегезгә куеп торыгыз. Моның белән сез кан тамырларына спазмадан котылырга ярдәм итәрсез.

 

Күз төпләре караеп торудан котылу эчен рационыгызга яшел салатлар кертегез.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: