Киңәш базары
4 Февраля 2024, 16:23

Акыллы киңәшләр

Аңла: гашыйк булу җилле көнне далада учак кабызу белән бер.

Акыллы киңәшләрАкыллы киңәшләр
Акыллы киңәшләр

Кияүгә чыккач кыз булып калуына кыз гаепле түгел.

 

* * *

Тумыштан аңгыраны укытып харап итмәгез.

 

* * *

Иреңне сөяркәсеннән биздерәсең килсә, аның сөяркәсе кебек булырга тырыш.

 

* * *

Кияүгә чыкканда яшең кызларныкы, акылың әбиләрнеке булсын.

 

* * *

Әгәр дә синнән көнләшмиләр икән, димәк, синең потың бер тиен.

 

* * *

Дөньяның ни икәнен беләсең килсә, явыз хатынга өйлән.

 

* * *

Дошманыңны хөрмәт ит, синең чын бәяңне ул гына белә.

 

* * *

Аңла: гашыйк булу җилле көнне далада учак кабызу белән бер.

 

* * *

Утка су язмышы теләмә.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас