Барлык яңалыклар
Киңәш базары
29 гыйнвар , 19:29

Ютәлдән ничек котылырга?

Моның өчен сезгә прополис, ак май һәм сыйфатлы бал гына кирәк булачак. Тулырак – сайтта.

Ютәлдән ничек котылырга?
Ютәлдән ничек котылырга?

– Ютәлгә каршы күп еллар прополислы май эретеп куям. Ак майга бераз гына прополисны ваклап салып эретәм. Прополис тулысынча эреп бетмәскә дә мөмкин, куркыныч түгел, – дип яза “Йорт. Бакча. Рецептлар” төркеме.

–100 грамм прополис, 0,5 килограмм авыл сыер мае, 0,5 килограмм бал кирәк. Прополисны төнгә морозильникта калдырып, иртә белән угыч (терка) аша үткәрәбез. Сулы савыт өстендә, ягъни “водяная баня”да майны эретеп, прополисны салып, болгата торып, 30 минут сурән утта калдырабыз. 4-5 кат марля аша сөзеп, кул пешмәслек булып суынгач, 0,5 килограмм яхшы бал салып богатып, пыяла банкаларга тутырып куябыз. Ютәл башланса, бераз гына кабып куйсаң да, булыша. Бозылмый да. Мин аны холодильникта саклыйм. Тире авыруларына да, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылганда да кулланалар. Ничек булса да, әйбәт ул. Крем урынына да мөмкин, – дип яза икенче бер укучыбыз.

Тәмгә нык тәмле. Балалар да аны яратып ашый. Бер генә искәрмә: бал корты продукларына аллергия булса, сак булыгыз.

Фото: bondik-kids.ru

Ютәлдән ничек котылырга?
Ютәлдән ничек котылырга?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: