Барлык яңалыклар
Киңәш базары
25 гыйнвар , 21:38

Кунак юрамышлары

Идәнгә пычак төшсә – ир кунак, кашык-калак төшсә – хатын-кыз кунак килә.

Кунак юрамышлары
Кунак юрамышлары

Ашаганда чәчәсәң – ашыгыч килә.

Ашаганда телеңне тешләсәң, яисә тончыксаң – ач кунак килә.

Идәнгә чәчсез тарак тәшсә – ир кунак, чәчле тарак тәшсә – хатын кунак килә.

Ишеккә итәк кысылса – кунак килә.

Чынаяк төшеп ватылса – явыз ниятле куна килә.

Табынга утыргач, өстәлдә бер кашык артык чыкса – кунак килә.

Капка (ишек) үзеннөн-үзе  ачылып китсә – кунак килә.

Мичкә яккан утын сызгырса – кунак килә.

Өеп куйган түшәк-ястык үзеннән-үзе ишелсә – кунак килә.

Әтәч бусагага (тәрәзә төбенә) менеп кычкырса – кунак килә.

Төнлә әтәч вакытсыз кычкырса – төнге кунак булачак.

Чәйдә чәй сабагы басып йөзсә – кунак килә.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: