Барлык яңалыклар
Киңәш базары
19 гыйнвар , 21:35

Нәрсә ашыйсың?

Рим гладиаторлары аренага чыгар алдыннан шушы үләнне ашаганнар.

Нәрсә ашыйсың?
Нәрсә ашыйсың?

Америка галимнәре  төрле ашамлыкларның кеше организмына тәэсирен өйрәнгәч, гаҗәеп нәтиҗәләргә килгәннәр. Мәсәлән, атланмай нерв системасына  файдалы, помидор эчке киеренкелекне йомшарта, шоколад кәефне күтәрә.

Петрушка үләне аеруча файдалы икән. Ул, беренчедән, С төркеме витаминнарына бай, икенчедән, үз-үзеңә ышаныч тойгысы уята, кыюлык һәм тәвәккәлллек  өсти. Дөрес, петрушка үләненең мондый үзенчәлекләре борынгы заманнардан ук билгеле: Рим гладиаторлары аренага чыгар алдыннан шушы үләнне ашаганнар.

Әбугалисина петрушкага бик югары бәя биргән: “Кара кан тамырлары тыгылуын бетерә, тирләтә, сызлануларны баса, яңа барлыкка килгән шешләрне бетерә, күкрәк кысса һәм тын алуы авырлашса, ютәлдән ярдәм итә, бавыр һәм талак өчен файдалы, ашказан һәм эчәкләр эшчәнлеген тизләтә, ташларны эретеп чыгара, әмма бума авыруы (эпилепсия) булганда кулланырга ярамый. Петрушка бәвел куа һәм күремне китерә, йөклеләр өчен зарарлы. Петрушканың барлык өлешләре дә бәвел куыгы һәм аналыкны тазарта. Үлемечле агулардан нәтиҗәле”.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: