Барлык яңалыклар
Киңәш базары
11 гыйнвар , 10:17

Аяк өшесә, нишләргә?

Быелгыдай салкын көннәрнең күптән кабатланганы юк иде. Бу суыкларда күпләрнең аяклары җылына алмый. Бу авыру билгесе булырга да мөмкин. Аяк өшүдән ничек котылырга соң?

Аяк өшесә, нишләргә?
Аяк өшесә, нишләргә?

Аяк өшемәсен өчен түбәндәге гади генә кагыйдәләрне тотарга кирәк:

– Тозсыз карабодай ашарга кирәк;

– Багульникны (даруханәдә сатыла) пыяла банкага салып, кара чүпрәк белән урыйбыз, янына 1 литр алма серкәсе өстибез дә 21 көн караңгы җирдә тотабыз. Вакыты җиткәч, иртән һәм кичен аяк табаннарына сөртәбез, өстеннән оекбаш яки җылы носки кияргә ярый;

– Ике тирән тас яки бидрә алабыз (иң мөһиме – аларга аяк балтыр уртасына кадәр керергә тиеш. Бер таска краннан салкын су агызабыз, икенчесенә – җылымса. Җылы суда аякларны 10 минут тотабыз, шул ук вакытта балтырга махсус щетка белән астан өскә массаж ясый барабыз, әмма щетка судан чыгарга тиеш түгел. Аннары аякны салкын суга күчерәбез. Анда башта аякны 30 секунд башлыйбыз, алга таба вакытны 1 минутка кадәр озайтырга мөмкин. Бу процедураны һәр кич саен 5-7 тапкыр кабатлыйбыз. Салкын судан соң аякларны җылы юрган эченә тыгып, ярты сәгатьләп ял итәбез.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Аяк өшесә, нишләргә?
Аяк өшесә, нишләргә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: