Барлык яңалыклар
Киңәш базары
10 гыйнвар , 16:13

Үт куыгын ничек тазартырга?

Кыздырылган майлы ит, төрле тозланмалар, ачы маринадлы ризыклар яратасызмы? Уң як кабырга астыгыз авырта башладымы? Димәк, бу рецепт сезнең өчен!

Үт куыгын ничек тазартырга?
Үт куыгын ничек тазартырга?

Ике литр чиста су алабыз. Кайнатып чыгарабыз. Бер стакан тары ярмасы алып, яхшылап юабыз һәм кайнап торган су өстенә ташлыйбыз. Тары ярмасы ботка-пюре хәленә кергәнче кайнатабыз. Аннан соң 300 грамм кабакны эре кыргыч (терка) аша үткәрәбез. Һәм боткага кушып тагы кайнатып алабыз. Азактан яхшылап бутыйбыз.

Исегездә тотыгыз, боткага тоз да, шикәр дә өстәргә ярамый! Тәм өчен, бер калак май салырга гына мөмкин!

Шушы пюрены без өч атна буена кичке аш урынына ашыйбыз. Бүтән бер нәрсә дә кушып ашарга ярамый! Ягъни, көн буена сез үзегез теләгән һәр нәрсәне ашыйсыз, ә кичен шушы ботканы гына! Өч атна буена!

Шулай эшләсәгез, үт куыгыгыз сезгә рәхмәт әйтер.

Фото: https://ru.freepik.com/

Үт куыгын ничек тазартырга?
Үт куыгын ничек тазартырга?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: