Барлык яңалыклар
Киңәш базары
9 декабрь 2023, 17:31

Чирләмик!

Табигый антибиотиклар белән кулланыйк!

Чирләмик!
Чирләмик!

Ике генә ингредиенттан торган бу антибиотик көчле ялкынсынуга каршы тору көченә ия, бактерияләрне һәм инфекцияләрне үтерә. Синтетик антибиотиклардан аермалы буларак, аның эчәкләргә һәм аш эшкәртү системасына кире йогынтысы юк. Бу исә аның абсолют хәвефсезлеге турында сөйли.

Куркумада дәвалау үзенчәлегенә ия булган 150дән артык актив матдә  бар. Шул исәптән – ялкынсынуга каршы торучы һәм антиоксидант буларак билгеле антиканцероген. Бал белән куркуманы бергә кулланып, аш эшкәртүне яхшыртырга һәм эчәкләргә файдалы бактерияләрнең күләмен арттырырга мөмкин.

Шифалы дәва әзерләү өчен 100 г бал һәм бер чәй калагы куркума оны кирәк була. Аларны бергә кушып, яхшы итеп бутарга һәм пыяла банкага салырга. Салкын тидереп авырый башлавыгызны сизү белән аны түбәндәге тәртиптә кабул итә башлагыз:

1нче көн – сәгатенә ярты чәй калагы.

2нче көн – ике сәгать саен ярты чәй калагы.

3нче  көн – көненә өч тапкыр яртышар чәй калагы.

Даруны йотарга тырышмагыз, авызда эреп беткәнен көтәргә кирәк. Тәме ошамый икән, аны җылы сөткә яки чәйгә кушып эчәргә дә мөмкин.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: