Киңәш базары
8 Декабря 2023, 17:02

Кан басымы һәм алтын балдак

Сәламәтлегегез какшаган вакытта бармагыгыздагы алтын балдакларны салып куегыз.

Кан басымы һәм алтын балдакКан басымы һәм алтын балдак
Кан басымы һәм алтын балдак

Сез гипертоник булсагыз, сәламәтлегегез какшаган вакытта бармагыгыздагы алтын балдакларны салып куегыз.

Алтын энергетиканы көчәйтә, шуңа күрә  бу вакытта энергетиканы көчәйтү файдалы түгел. Ә менә атсыз бармакта көмеш йөзек йөртү файдалы. Чөнки ул бармак аша кан тамырыннан соң җылылык барлыкка китерү каналы уза. Ә борынгы көнчыгыш медицинасы буенча, нинди дә булса каналда җитешсезлекләрне бетерү өчен, аның янәшәсендәгеләрне тынычландырырга кирәк. Димәк, атсыз бармакка көмеш балдак кигәндә, без басымны стабильләштерәбез. Дөрес, табиблар бу процесс тиз генә нәтиҗә бирми дип исәпли, шуңа күрә йөзекне даими киеп йөрергә киңәш итә.  Тикшереп карагыз!

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас