Киңәш базары
3 Декабря 2023, 17:34

Бавырны дәвалау ысулы

Бик гади итеп һәм арзан гына хакка бавырны дәвалап, сәламәтләндереп  була.

Бавырны дәвалау ысулыБавырны дәвалау ысулы
Бавырны дәвалау ысулы

Әлеге ысул бавыр циррозы, хәтта анда сары су җыелган кешеләрдә дә сыналды (водянка)  һәм файдасы булды.

Моның өчен 1 килограмм көрән суган алып иттарткыч аша үткәрергә һәм 850-900 грамм шикәр (көрән булса яхшырак) белән кушып салкынча урынга ун көнгә калдырырга һәм сөзәргә кирәк. Даруны пыяла савытка салып суыткычта сакларга киңәш ителә. Чирнең азуына карап көненә 3-8 аш кашыгы кабул итәргә. Профилактика өчен көненә ике тапкыр ашаганнан соң 15 минут үткәч икешәр калак кабул итәргә мөмкин.  Әгәр хәл бик авыр булса, өч көннән үк кабул итә башларга мөмкин.

Ул баш авыртуын да җиңәргә ярдам итә, аруны бетерә, иммун системасын ныгыта.

Көрән суган дәвалау көченә ия. Ул кандагы шикәр һәм холестеринны киметә. Ашказан һәм эчәкләр өчен дә файдалы. Көрән суганда С витамины да бик күп. Анда С витамины алмадагыга караганда ике тапкыр артык.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас