Киңәш базары
6 Ноября 2023, 03:27

Чәч коелса, нишләргә?

Сезгә горчица, йомырка һәм чәйдән ясалган маска ярдәмгә килер.

Чәч коелса, нишләргә?Чәч коелса, нишләргә?
Чәч коелса, нишләргә?

Әбиләребезнең толымнарын йомырка белән юып, картайганда да куе, сәламәт чәч белән йөрүләрен барыбыз да белә. Бу рецептның нигезендә дә барыбызга да таныш әйберләр ята. Ике аш кашыгы коры горчицаны нык итеп пешерелгән ике кашык кара чәй һәм бер йомырка сарысы белән яхшылап бутыйбыз. Килеп чыккан катнашманы баш тиресенә әйбәтләп сөртеп сеңдерәбез, ә калганын чәчегезгә буярга да мөмкин. Масканы 20-30 минут тотыгыз, аннары әйбәтләп җылы су белән юып төшерегез. Шулай итсәгез, чәчләрегез коелмас, сәламәт булыр һәм һәрчак ялтырап торыр!

Фото: https://ru.freepik.com/

Чәч коелса, нишләргә?
Чәч коелса, нишләргә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас