Киңәш базары
10 Октября 2023, 05:31

Суганлы чәй

Бу чәйне салкын көннәрдә ике тапкыр кабул итсәгез, ютәл дә, томау да бетәчәк.

Суганлы чәйСуганлы чәй
Суганлы чәй

Ул үпкә, бронхлар, йоткылык өстен ныгыта. Ике тапкыр кабул итүдә ютәл, томауны бетерә. “Суганлы чәйнең” рецепты авыр түгел.

Урта зурлыктагы суганны өске тыгыз катламасын калдырып чистартабыз, турыйбыз, стаканга бушатабыз һәм өстенә кайнар су салабыз. Төгәл 12 минут шулай төнәтәбез. Аннары сөзәбез дә, варенье я шикәр комы белән бутап, тәмләп эчәбез. Артыннан чәй кашыгы белән бал да йотарга мөмкин. Төнәтмәне 3 минут эчендә эчеп бетерергә кирәк, чөнки әлеге төнәтмәнең шифасы 15 минуттан артык сакланмый. Аны атна дәвамында йокыга ятар алдыннан эчәргә, аннары бер атна ял итәргә дә; авыру бетмәсә, төнәтмә эчүне дәвам итәргә кирәк.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан

Суганлы чәй
Суганлы чәй
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас