Киңәш базары
27 Сентября 2023, 09:28

Керән белән бәрәңге – салкын тиюдән дәва

Сезгә кул астында булган яшелчәдән ике рецепт тәкъдим итәбез.

Керән белән бәрәңге – салкын тиюдән дәваКерән белән бәрәңге – салкын тиюдән дәва
Керән белән бәрәңге – салкын тиюдән дәва

Беренче рецепт өчен безгә керән генә кирәк булыр. Аны 3 аш кашыгы күләменә җиткәнче кыргыч аша үткәрәбез. 1 литр су кайнатабыз да, кырылган керәнебезне шунда салабыз.

Әгәр томау һәм ютәл белән интексәгез, башыгыздан капланып, 5-10 минут дәвамында кәстрүлнең парын суларга мөмкинсез. Алай сулый алмасагыз, кәстрүлне караватыгыз янына куегыз. Керән парлары сезне төне буе дәвалар. Бу процедураны 10 көн рәттән кабатларга кирәк. Һәр көнне яңа керән кырып, чиста су кайнатырга онытмагыз.

Икенчесе рецепт та гап-гади. “Мундирлы” бәрәңге пешерәбез дә, су өстәп төябез. Шушы ук кәстрүлгә ак чыршы маен салабыз. Башыгыздан капланып, парын күпме сулый аласыз, шулай сулагыз. Дәвалауны чиратлаштырып, башта борын, аннан авыз белән сулагыз. Нәтиҗәсе озак көтермәс!

Фото: traveltimes.ru

Керән белән бәрәңге – салкын тиюдән дәва
Керән белән бәрәңге – салкын тиюдән дәва
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас