Киңәш базары
21 июль 2023, 07:16

Дөгедән квас

Әлеге эчемлек тәнне тозлардан чистарта, артрит, артроз, подагра белән җәфаланганда файдалы.

Дөгедән квасДөгедән квас
Дөгедән квас

КИРӘК БУЛАЧАК:

– 2 литр кайнатып суытылган су;

– 8 кашык бик яхшы юылган дөге ярмасы;

– 3-5 кашык шикәр комы;

– 10 бөртек йөзем.

Барысын бергә 3 литрлы банкага салып, өстенә марля каплап, кояш төшкән тәрәз төбенә куябыз. 4 көн үткәч, квас өстенә күбек җыела. Димәк, квас әзер. Хәзер, төбен бутамый гына сөзеп, суыткычка алып куябыз һәм эчәргә башлыйбыз.

Банка төбендә калган әзер закваскага тагын 6 кашык дөге, 3 кашык шикәр комы, 6 бөртек йөзем салып, янә тәрәзә төбенә куябыз һәм 4 көннән эчә башлыйбыз. Аннары инде закваскага 3 кашык дөге, 3 кашык шикәр, 5-6 бөртек йөзем салып, шул ук эшне кабатлыйбыз. Чистартылмаган (кара, коба, бурый) дөгене файдалансагыз, сәламәтлек өчен тагы да яхшырак.

Авырмагыз, дуслар!

Чыганак: https://vk.com/club54446177

Дөгедән квас
Дөгедән квас
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас