Киңәш базары
16 Июля 2023, 05:05

Кан куермасын өчен нишләргә?

Гади генә бер ысул кан куерып китүдән саклар.

Кан куермасын өчен нишләргә?Кан куермасын өчен нишләргә?
Кан куермасын өчен нишләргә?
Гадәттә, организмда кан  су җитмәү сәбәпле куера. Нәтиҗәдә, иммунитет какшый, чөнки организмны чистарта торган ресурслар җитешми башлый, үт куера (бу исә үт куыгында таш барлыкка килү белән яный).
Нәрсә дә була кабып куясыгыз килә икән, ашарга ашыкмагыз, бу сусау сигналы. Ягъни  су эчәргә кирәк.
Табиблар һәр иртәне бер стакан судан башларга киңәш итә. Бу гадәт кайбер куркыныч нәтиҗәләрне булдырмаячак. Салкын суга караганда, җылысы файдалырак. 
Гәүдәнең бер килограмм авырлыгына 30-40 мл чамасы су таләп ителә. Ягъни авырлыгыгыз 70 кг икән, 1-1,5 стакан су таман булыр.
Кан куерып, кан әйләнеше бозыла икән, беренче чиратта, кул, аяк бармаклары ойый, чәнчи башлый, алрның төсе үзгәрә, кул-аяклар өши. 
Сау-сәламәт булыгыз, дуслар!
Кан куермасын өчен нишләргә?
Кан куермасын өчен нишләргә?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас