Киңәш базары
16 Июня 2023, 12:35

Симерүгә ничек каршы торырга?

Кыяр белән помидор өстәлдән өзелмәскә тиеш.

Симерүгә ничек каршы торырга?Симерүгә ничек каршы торырга?
Симерүгә ничек каршы торырга?

Симез булуның сәбәпләре күптөрле: даими утырып эшләү, нәселдән килү, өзлексез ашау, гормональ бозылулар һәм әйләнә-тирә факторлар.

Физик активлыкның аз булуы да симерүгә сәбәп була. Психологик стресслар йогынтысын да онытмаска кирәк. Кайбер кешеләр борчылганда бик күп ашый торган була.

Җиләк-җимешне төп ашлардан 10-15 минут элек ашау киңәш ителә. Шул вакытта аның файдалы, тукландыргыч матдәләре канга тиз үтеп керә һәм ашказанына авыррак ризыкларны эшкәртүне җиңелләштерә. Аяк өсте генә ашау сәламәтлеккә зыян китерә. Төрле бутербродларда углевод күп булучан. Алар белән тукланган кешенең организмы канда гликоген микъдарын киметү өчен ашказанында май туплау мәҗбүриятендә кала.

Ногыт яки фасоль кебек җепселле яшелчәләр симерүгә каршы бик яхшы чара. Табиблар шулай ук помидор һәм кыяр ашарга да киңәш итәләр.

(“Татар мөселман календаре – 2023” китабыннан)

Фото: pngwing.com

Симерүгә ничек каршы торырга?
Симерүгә ничек каршы торырга?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас