Киңәш базары
4 Июня 2023, 08:05

Артроздан дөге дәвалый!

Буыннар сызлаганда дөге ай буена өстәлегездән өзелмәскә тиеш. Тик дөге диетасын тотуның да үз серләре бар.

Артроздан дөге дәвалый!Артроздан дөге дәвалый!
Артроздан дөге дәвалый!

Дөге – иң файдалы ярмаларның берсе булып санала, ул халыкта борын заманнан ук популярлык яулап алган. Аның файдалы үзенчәлекләрен беренче булып нәкъ борынгы цивилизация вәкилләре исбатлаган. Ә Кытай, Һиндстан, Вьетнам, Япония, Тайланд һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең бүтән илләрендә ул, гомумән, халыкның төп ризыгы булып санала. Дөге турында бер кызыклы факт: косметик пудра ясаганда да еш кына дөге кулланыла. Гонартроз дәвалау өчен без сезгә составында дөге булган бик файдалы рецепт тәкъдим итәбез. Рәхим итеп, кулланыгыз!

КИРӘК БУЛАЧАК:

– дөге

– салкынча су

3 литрлы салкынча сулы банкага 2-3 аш кашыгы дөге салып куябыз. Иртән аны 2-3 тапкыр юабыз да суда пешерәбез. Тоз салмыйбыз. Иртәнге аш вакытында ашау мәҗбүри. Аннары төшкә кадәр бүтән бернәрсә ашамыйбыз да, эчмибез дә. Дәвалану курсы – бер ел. Бер генә көнне дә калдырырга ярамый.

Шуңа өстәп, кичләрен аякларны парлатып чабындырабыз, аннары тиз генә салкынча су белән коендырабыз, сөртәбез. Организмнан тозларны чыгарыр өчен иртән үлән чәе эчәргә кирәк: бер айлап – әрекмән чәе, алга таба – кырлыган (иван-чәй), аннан соң тимьян һәм башка җәй көне җыйган файдалы үләннәр.

Иртән дөге ашау белән кичен тез чабындыру гамәлен бер ай дәвамында эшләү мәҗбүри. Үлән чәен эчү теләгегез буенча. Нәтиҗә үзен озак көттермәс, бер айдан хәлегез яхшыруын сизәрсез!

Фото: parfum-asmodeus.ru

Артроздан дөге дәвалый!
Артроздан дөге дәвалый!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас