

Моның өчен коры горчица һәм уксус кирәк булачак. Бер пачка (200-250 грамм) горчицаны бер чиләк суда эретәбез. Шуңа 100 миллилитр 9 процентлы аш серкәсе (уксус) өстибез. Яхшылап бутыйбыз. Килеп чыккан төнәтмә белән бәрәңге сабакларын яхшылап эшкәртеп чыгабыз. Бакчачылар әйтүенчә, шуннан соң колорадо коңгызы юкка чыга.
Тагын бер ысул бар. Моның өчен һәр бәрәңге төбенә суган кабыгы салып чыгарга кирәк. Колорадо коңгызы черегән суган кабыгының исенә түзә алмый икән. Шулай ук кыш көне аш пешергәндә суган кабыгын җыеп барып, бәрәңге утыртканда шуны һәр төпкә салып калдырырга да мөмкин. Дөрес булса, колорадо коңгызы хәзер сезнең бакчагызга кагылмаска тиеш.
Фото: grizun-off.ru