Киңәш базары
23 Апреля 2023, 06:45

Кызамыктан сак бул

Соңгы арада кызамык белән авыручылар пәйда була башлады. Бу бик йогышлы авыруның билгеләре нинди соң?

Кызамыктан сак булКызамыктан сак бул
Кызамыктан сак бул

Кызымык йогып, уртача 10-12 тәүлек үтүгә кинәт температура (39-40 градучкача) күтәрелә, ул дүрт-җиде көн дәвам итә. Авыруның өченче-дүртенче көнендә, кагыйдә буларак, йөз, күз кабаклары  шешенә, әмма  бу вакытта тән тиресендә үзгәрешләр күзәтелми әле.   Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, күпчелек пациентлар томауга һәм коры ютәлгә, кайберәүләр тамак авыртуга, күз кызару, яшьләнүгә  зарлана. Югары температура, хәлсезлек була, аппетит булмый.  Кызамык янә бер билгесе -- яңакның эчке ягында кызыл каймалы ак таплар барлыкка килә.

Тәндә кызыл төрткеләр авыруның өченче-бишенче көнендә барлыкка килә һәм өч-дүрт көн дәвам итә. Алар тәүдә бит уртасында, колак артында барлыкка килә дә  шуннан соң тиз арада күкрәккә, муенга, аннан бөтен гәүдәгә тарала.

Кызыл тимгелләр пәйда булуның дүртенче-бишенче көненә пигментация чоры башлана. Тимгеллләр ачык коңгырт төскә керә, температура төшә, томау кими һәм авыруның хәле яхшыра.

Бу авыруга каршы дарулар юк, табиблар бары тик симптомнарны гына берникадәр җиңеләйтә ала. Халык медицинасында кызамыклы кеше янына кызыл тукымалар, тәрәзәгә кызыл пәрдәләр эләләр, ягъни төс терапиясе кулланалар.

Табиблар авырмас өчен кызамыкка каршы прививка ясатырга киңәш итә.

Авыру башлану белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак: РИА Новости.

Фото: fcgie.ru.

Кызамыктан сак бул
Кызамыктан сак бул
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас