Киңәш базары
12 Апреля 2023, 06:14

Каен суын кышкылыкка саклап буламы?

Була икән шул. Хуҗабикәләргә – бездән бер рецепт!

Каен суын кышкылыкка саклап буламы?Каен суын кышкылыкка саклап буламы?
Каен суын кышкылыкка саклап буламы?

Яңа җыелган каен суы белән якыннарыгызны язын гына түгел, ел әйләнәсенә шатландырырга мөмкин. Юк, без сезне кипкән каен утынының сутын сыгып чыгарырга чакырмыйбыз. Сүз, әле җыелган каен суын консервацияләп саклау турында бара. Моның өчен яңа җыелган каен суы, әфлисун, лимон, 100-200 грамм шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы кирәк булыр.

Беренче эш итеп банкаларны әзерлибез, аларны парда яки 90-100 градуска кадәр кызган духовкада тотып стерилизациялибез. Шуннан соң яңа җыелган каен суын саркытып алабыз, кәстрүлгә салабыз һәм көчле утка куябыз. Өстенә җыелган күбекне җыеп алып, су кайный башлагач сүндерергә кирәк. Аннары туралган әфлисун, лимон, шикәр комы, лимон кислотасы салабыз.

Соңыннан банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндерәбез һәм өсләренә җылы әйбер ябып куябыз. Аларга суынганчы тияргә ярамый. Азактан кышлыкка саклау өчен караңгы урынга алып куябыз!

Фото: honey-way.ru

Каен суын кышкылыкка саклап буламы?
Каен суын кышкылыкка саклап буламы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас