Барлык яңалыклар
Киңәш базары
19 март 2023, 00:00

Юл-сәфәр юрамышлары

Сыналган юрамышлар.

Юл-сәфәр юрамышлары
Юл-сәфәр юрамышлары

Кемне  дә булса юлга озаткач, буш кул белән керсәң – юлга чыккан кешенең юлы уңмый. Нәрсә дә булса да күтәреп керергә кирәк.

Сәфәргө киткән кеше күрешмичә китсә – тиз әйләнеп кайтып күрешергә, ди.

Юлга чыгучы өйдә үзенең сыныгын калдырса – тиз әйләнеп кайта. Өйдә бу сыныкны саклап тотарга тиешләр. Моның нигезендә ризык тартуга ышану ята.

Сәфәр китүченең артыннан ук идән, чолан, ихата, юл себерергә ярамый. Югыйсә, сәфәрдәге кеше ачуланып, тузынып кайтыр. (Тузан туздыру бу очракта тавыш-ызгыш чыгаруга тиңләштерелә.)

Юлга чыгар алдыннан эт уласа – уңышлы юлга.

Юлга чыгар алдыннан чиләкләргә су тутырып куйсаң – юлың уңа.

Киткәндә кире керсәң – юл уңмый. Кире кергән очракта көзгегә карап чыгып китәргә кирәк.

Берәр кеше юлга җыенганда киемне сул ягы белән кия башласа – юлы уңачак.

 

Фото: detki-opt.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: