

Гипертониядән: 3-4 бал кашыгы ваклап туралган нарат җиләге (брусника) яфрагына 2 стакан кап-кайнар су коялар. Шуны 20 минут төнәткәч сөзәләр. Көнгә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр.
Бөер ташы авыруыннан: 1 аш кашыгы ваклап туралган яфракны 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәткәч сөзәләр. Төнәтмәне таш эреткеч чара буларак, көнгә 4-5 тапкыр 2 шәр аш кашыгы эчәләр.
Шешенгәндә: 2 бал кашыгы җиләк һәм яфракка 1 стакан су агызып, 15 минут кайнатып алалар. Ул суынгач сөзәләр һәм көн дәвамында аз-азлап эчеп бетерәләр.
Шикәр чиреннән: нарат җиләге кандагы шикәрне төшерергә ярдәм итә. Аны күпме теләсәң, шулкадәр ашарга мөмкин.
(“Татар мөселман календаре – 2023” китабыннан)
Фото: kartinkin.net