+17 °С
Облачно


Стресстан котылу өчен 1 стакан җылы сөткә 1 чәй кашыгы бал кушып эчү бик файдалы. Әлеге эчемлек организмны кальцийга туендыра (нәкъ менә кальций җитешмәгәндә баш мие кабыгы ярсый, мускуллар кысыла). Тузганак тамыры, мелисса яки кычытканны чәй кебек пешереп эчү дә булыша. Үткән гасыр башында Америкада нерв киеренкелегеннән котылу өчен теш щеткасы белән идән себ6ерергә куша торган булганнар - ябыктыра да, авыр уйлардан да аралый. Ә Борынгы Кытайда стресска каршы торучы ияк уртасындагы ноктага бармак белән 2-3 минут буе массаж ясаганнар.
(“Татар мөселман календаре – 2023” китабыннан)
Фото: womandblog.ru