

Хәзер кибетләрдә бизәнү әйберләреннән киштәләр сыгылып утыра. Ике атнада җыерчыкны бетерә торганы да, бер атнада бәдән үстерә торганы, ябыгайта-симертә, йоннарны коеп төшерә, киресенчә, үстерә торганнары да бар. Бала тугач та, аңа дип махсус әзерләнгән косметика ала башлыйбыз. Балаларга, ир-атка, хатын-кызга, олы яшьтәгеләр өчен косметика бар. Тик тәмле исле, матур тышлы, ә иң мөһиме, шактый гына акча түләп алган бу бизәнгечләрнең исәнлеккә зарар китерә торганнары булуын бик азлар белә.
Мәсәлән, без бик еш куллана торган дезодорантны алыйк. Аларның 90 процентына парабен дигән матдә кушыла. Өстәмә исемнәре – метилпарабен, пропилпарабен, зтилпарабен, бутилпарабен. Бу матдә шампуньнарда, кремнарда, битлекләрдә, чәч бальзамнарында, тырнак лакларында да бик еш очрый.
Белгечләр бу матдәне күкрәк бизләрендәге яман шешләрдән тапканнар һәм алар хатын-кызларның күп кенә авыруларының төп сәбәпчесе итеп әлеге дә баягы проблеманы күрәләр.
Икенче куркыныч матдә – фталант (диэтилфталант). Ул бизәнгәч әйберләрнең йомшаклыгын тәэмин итә, хуш исен саклый. Бигрәк тә ислемайларда, чәч гельлары, тырнак лакларында еш очрый. Америкада үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә "фталант"ның ДНКага бик зур зыян салуы ачыкланган. Күп очракта организмга тырнак лагы аша эләгә торган бу химикат йөкле хатын-кызларга катгый тыела икән. Тырнак матурлыйм дип, хатын кыз туачак баласын агулаганын аңламый да кала. Ә баласы малай булса бу икеләтә куркыныч күренеш, чөнки "фталант" иртәме-соңмы импотенциягә һәм орлыксызлыкка илтәчәк. Шуңа күрә белгечләр "Шанель", "Кристиан Диор", "Ковер Герл", "Макс Фактор", "Мейбеллин", "Проктер энд Гембл", "Ревлон", "Л Ореаль", “Кики" кебек бик данлыклы фирмаларның продукциясен кулланганда составына игътибар итәргә кушалар.
“Толуол" (толуен), Шулай ук бик агулы консервант. Тырнак лакларында, хушбуйларда кулланыла. Бу химикат шуның кадәр зарарлы һәм күп авырулар чыганагы булып тора ки, хәтта Европада 5 ел элек косметикада толуен катнаштыру катгый тыела торган закон да кабул ителгән. "Толуен" – астма өянәгеннән интегучеләргә, аллергикларга бөтенләй ярамый торган химикат. Ул шулай ук нервларны, бөерләрне эштән чыгара. Туачак баланы гарипләтә. Косметика алганда "толуен" сүзен игътибарсыз уздырмагыз. Күп фирмалар үз продукциддәренә хәтта “толуенсыз” дигән сүз дә яза.
Без көн дә куллана торган шампунь, теш пасталары, бит сыекчалары, сабын, душ гельлары, кырыну өчен күбек һәм тагы бик күп төрле нәрсәләрнең 95 проценты күпмедер дәрәҗәдә организмга зыян китерә икән. Бигрәк тә составына Лаурил сульфат натрия
(SLS) SLES кергәннәре. Балаларның күз күрүен начарлата, күп күләмдә булганда хәтта сукырайтырга да мөмкин икән. Аннан тыш
(SLS) иммун системасын какшата, тән аша үтеп кереп бөер, йөрәк, үпкә, мигә утыра. Әле җитмәсә башка бизәнү әйберләрендә кулланыла торган ингредиентлар белән бәйләнешкә кереп, канцерогеннар һәм нитратлар барлыкка китерә һәм канга үтеп керә. Иң куркынычы, SLSны кулланудан алырга бөтенләй мөмкин түгел диярлек, чөнки ул юучы нәрсәләрнең 95 процентына кушыла. Шуңа күрә косметика алганда SLSы 1 проценттан артмаганын сайларга тырышыгыз.
Югарыда язган химикатлардан кала, агулылык буенча икенче урында петролатум (petrolatim), пропилен гликоль (ргорilen ylikol), солидол (solid ol), вазелин (ланолин), формальдегид тора. Шулай ук кояшта торган косметиканы куллану да бик зарарлы. Сатып алганда ябык кибетләрдән генә алырга һәм өйдә дә караңгырак, салкынчарак урыннарда сакларга киңәш ителә. Косметиканың савыты да роль уйный. Мәсәлән, "зур авызлы" савытларда консервантлар гадәттә күбрәк була, ә тюбикларда һәм дозаторлы савытларда – киресенчә. Чыгарылу көненә дә игътибар итәргә кирәк. Озаграк торган саен консервантлар күләме дә арта. Куллангач бетен косметиканы да ныклап ябарга кирәк.
Фото: asteriya-salon.ru