Киңәш базары
7 Февраля 2023, 08:58

Бавырны ничек чистартырга?

Халык медицинасында бавырны, кан тамырлары һәм үт юлларын чистартканда күп очракта солы кулланыла.

Бавырны ничек чистартырга?Бавырны ничек чистартырга?
Бавырны ничек чистартырга?

Бүгенге заманда күп кеше аз хәрәкәтләнә, кибеттән теләсә нинди ризык алып ашый, бу холестерин артуга китерә, шикәр чире барлыкка килү куркынычын арттыра. Боларны булдырмау өчен дөрес тукланырга, вакыт-вакыт ач торырга, уразалар тотарга, бавырны ял иттерергә кирәк. Уң як кабырга астында авырту барлыкка килсә, тирегез, бигрәк тә күзегезнең агы саргайса, бәвелегез куе сары төскә керсә, хәлсезләнеп, хәтерегез югалса – бу сезнең бавырыгыз белән проблемалар бар дигән сүз. Кичекмәстән аны чистартырга кирәк

Халык медицинасында бавырны, кан тамырлары һәм үт юлларын чистартканда күп очракта солы кулланыла. Бер аш кашыгы чистартылмаган солыга 0,5 литр чиста су салып, төнгә калдырырга. Кан басымы югары булганнарга бер аш кашыгы арпа ярмасы да өстәргә була. Иртән шул ук суда капкач япмыйча гына ике минут каты утта кайнатырга. Аннары утны азайтып, өстен каплап, 5 минут сүрән утта тотарга. Өстенә сөлге каплап 10 минут чамасы төнәткәч, сөзәргә, көн дәвамында ашар алдыннан эчәргә

Икенче рецепт: кичтән бер стакан солыга бер литр кайнар су салып, термоста төне буена төнәтергә калдырырга. Аннан сөзеп алырга, ач карынга эчәргә. Дәвалану курсы – 10 көн.

Сәламәт булыгыз!

Фото: medpechen.ru

Бавырны ничек чистартырга?
Бавырны ничек чистартырга?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас