Киңәш базары
12 Декабря 2022, 11:22

Йөрәккә ни кирәк?

Гадәттә, бу төр ризыкка без татарларның бик һушы китми. Әмма ул йөрәк  авыруларыннан килешә. 

Йөрәккә ни кирәк?Йөрәккә ни кирәк?
Йөрәккә ни кирәк?

Бет-Изрейел медицина үзәге галимнәре йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә торган диетаны ачыклаган.

Белгечләр  22 яшьтән 75 яшькә кадәр 459 кешене күзәткән. Катнашучыларны өч төркемгә бүлгәннәр: беренче төркемнең рационына  күп итеп җиләк-җимеш һәм яшелчә кертелгән.

Икенче төркем җиләк-җимеш һәм яшелчәдән тыш  чикләвек, майсыз аксым,  көрпәле он кулланган.

Өченче контроль төркем исә майлы һәм холестеринга бай ризык  белән тукланган.

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, беренче һәм икенче төркемдә атеросклеротик авырулар үсеше тулаем алганда ун процентка акрынайган. Икенче төркем кулланган диета аеруча хатын-кызларга файдалы булып чыккан.

Йөрәккә ни кирәк?
Йөрәккә ни кирәк?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас