Барлык яңалыклар
Киңәш базары
29 ноябрь 2022, 10:35

Баш авыртканда нишләргә?

Баш авырту – заман авыруы. Тик аңардан котылу өчен дару эчәргә ашыкмагыз. Халык медицинасы ярдәмгә килер.

Баш авыртканда нишләргә?
Баш авыртканда нишләргә?

Замана шундый: хәзер күпчелегебез шәһәрләрдә яши. Ә монда сулар һава да, эчәр су да чиста түгел, химик заводлар, автомобильләр төтене, хлор белән агуланган. Шуңа да тик торганнан баш авырта, күңел болгана башлый. Мондый очракларда нишләргә соң? Халык түбәндәге чараларны тәкъдим итә.

Кыргычтан кырылган бәрәңгене марля аша сөзеп, сутын ашар алдыннан көненә өч тапкыр өчәр аш кашыгы эчәргә кирәк. Дәвалану вакыты — җиде-ун көн.

Бер аш кашыгы сары мәтрүшкәне бер стакан кайнаган суга салып, унбиш минут чамасы талгын ут өстендә кайнатып алыгыз һәм сөзегез. Көненә өч тапкыр ашар алдыннан өч аш кашыгы эчегез. Дәвалану вакыты — өч-биш көн.

Кичләрен саф һавада бер сәгать булса да йөреп керсәгез, баш авыртуыгыз да кимер, йокыгыз да күпкә яхшырыр.

Спиртлы эчемлекләрдән, тәмәкедән тулысынча баш тартыгыз! Физкультура белән шөгыльләнегез. Онытмагыз: сәламәт тәндә сәламәт рух!

Сәламәт булыгыз!

Фото: b17.ru

Баш авыртканда нишләргә?
Баш авыртканда нишләргә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: