Барлык яңалыклар
Киңәш базары
13 август 2022, 19:51

3,5 килограммлы шеш алганнар

Уфада бер хатын-кызга операция ясап, бик зур шеш кисеп алганнар. Шешнең авырлыгы 3,5 килограммга җиткән булган. Катлаулы операцияне Уфаның Дим районында урнашкан хастаханәдә уңышлы башкарып чыкканнар.

3,5 килограммлы шеш алганнар
3,5 килограммлы шеш алганнар

Бүлек мөдире вазыйфаларын башкаручы Тансык Мәһәдиев җитәкчелегендәге табиб-гинекологлар бригадасы  25 сантиметр зурлыгындагы шешне алып ташлау гына түгел, аналык стеналарын да дәвалаган. Ягъни репродуктив әгъза саклап калынган, пациент киләчәктә бала таба алачак.

Хәзерге  вакытта авыру үзен канәгатьләнерлек хис итә һәм инде хастаханәдән чыгарылган, дип хәбәр итә медучреждение.

***

Аналыкта  миома шеше  бала табу яшендәге хатын-кызлар арасында шактый еш очрый. Шуңа күрә барлык хатын-кызларга ким дигәндә елына бер тапкыр хатын-кыз табибына күренү киңәш ителә.

Чыганак: Башинформ.

3,5 килограммлы шеш алганнар
3,5 килограммлы шеш алганнар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: