Барлык яңалыклар
Киңәш базары
20 июль 2022, 09:43

Кан басымын ничек төшерергә?

Соңгы көннәрдә эссе җанга тиде. Гипертоникларга аеруча авыр: кызу һава торышы аларның кан басымын күтәрә. Ләкин кан басымын даруларсыз да төшереп була. Монда кул астында булган яшелчә-җимеш ярдәмгә киләчәк.

Кан басымын ничек төшерергә?
Кан басымын ничек төшерергә?

Бәрәңге

Бөтенебез дә яраткан гап-гади кабыклы бәрәңге кан басымын нормальләштерергә ярдәм итүче калий белән магнийга бай. Моннан тыш, уртача зурлыктагы бәрәңге нибары 150–160 калориягә генә ия. Кан басымын төшерү өчен чистартылмаган бәрәңгене суда йә томалап пешерегез. Йогырт салып ашасагыз, икеләтә файдалы булачак.

Сөт тә шәп, йогырт та!

Көн саен бер стакан сөт, кефир, яки йогырт эчкән кеше сөт продуктларын онытканда бер ашаучыга караганда югары кан басымыннан 11 процентка азрак интегә. Көнне сөттә пешкән ботка, майсыз кефир һәм смузидан башлагыз.

Какао

Австралия галимнәре билгеләвенчә, натураль какао порошогы булган ризыклар кан басымын түбәнәйтә. Чөнки составындагы флавоноидлар тамырларның торышын яхшырта.

Гарвардта кара шоколадның үзенчәлеген өйрәнгәннәр. Аның гипертониядән файдасы барлыгы ачыкланган. Какаоның калориясе күп. Шуңа күрә аны көнгә 1 аш кашыгыннан артык кулланырга ярамый.

Фасоль

Кузаклы үсемлек клетчатка, магний һәм калийга бай. Һәр көнне фасоль, борчак яисә чечевица ашарга гадәтләнәсез икән сезне кан басымы борчымаячак.

Банан

Калий чыганагы булып тора. Банан тозның да зыянлы йогынтысын бетерә. Өлкәннәргә көн саен 4,7 грамм калий кирәк. Ә бер бананда киңәш ителгән норманың 12 проценты бар. Аны иртән боткагызга салыгыз, я булмаса түгәрәкләп кискәләп, киптерегез. Тәмле десерт та булачак, кан басымыгыз да төшәчәк.

Фото: womanadvice.ru

Кан басымын ничек төшерергә?
Кан басымын ничек төшерергә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: