Барлык яңалыклар
Киңәш базары
14 июль 2022, 12:32

Юкә чәчәге – авырулардан дәва

Әле юкә чәчәге җыяр өчен иң яхшы вакыт. Аның сәламәтлек өчен файдасы санап бетергесез.

Юкә чәчәге – авырулардан дәва
Юкә чәчәге – авырулардан дәва

Ниһаять, көчле яңгырлар туктады, көннәр җылытты. Димәк, юкә чәчәген җыярга өлгереп калырга кирәк. Юкә июнь-июль айларында чәчәк ата, җимешләре августта-сентябрьдә өлгерә. Аны коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Кояшта киптерергә ярамый, чөнки юкә чәчәкләре үзенең төсен һәм шифалы үзенчәлекләрен югалта.

Юкә чәчәкләрендә бик күп файдалы матдәләр бар. Шуңа да ул төрле авырулар, сезонлы инфекцияләр вакытында алыштыргысыз дәвалау чарасы.

Юкә чәчәге салкын тигәндә бик файдалы. Ул тирләтә һәм температураны төшерә. Гастрит, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланыла. Моның өчен юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып җыелма ясыйлар. Пешерелгән чәчәкләреннән әзерләнгән сыек ботканы эч катканда йомшарткыч дару буларак кулланалар.

Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы коры чәчәккә 1 стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан эчәләр. Төнгә каршы эчү файдалырак.

Яфрак кайнатмасын әзерләү өчен 2 аш кашыгы чималны 1 стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр. 

Тик шуны онытмагыз, әлеге рецептларны дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшеп кулланырга кирәк. Юкса, каш төзәтәм дип, күз чыгаруыгыз бар.

Фото: 7dach.ru

Юкә чәчәге – авырулардан дәва
Юкә чәчәге – авырулардан дәва
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: