Барлык яңалыклар
Киңәш базары
1 июль 2022, 15:06

Мунча себеркесен әзерләү серләре

Картлар әйтүенчә, себеркене 5–19 июль көннәре аралыгында әзерләргә кирәк.

Мунча себеркесен әзерләү серләре
Мунча себеркесен әзерләү серләре

Себеркене каен ботаклары очындагы яфраклары башкалары белән тигезләшкәч җыярга кирәк. Яфраклар нәкъ шушы ике атнада “кондициягә” җитә. Бу кагыйдәне тотмасаң, яфраклар  коелып бетәчәк.

Мунча себеркесе өчен ботакларны артык яшь агачтан да, картыннан да җыймыйлар. Иң яхшысы – 15–20 еллык каеннар. Ботакларны, файдалы үлән җыйган кебек, аяз көнне, чык кипкәч, иртәнге якта яки көн сүрелә башлагач җыярга киңәш ителә. Урман эчендә үскән агач яфракларының ачыклыкта үскән каеннарга караганда сыйфаты яхшырак. Яфраклары коелмасын, хуш исен югалтмасын өчен, себеркене урман эченнән җыю кирәк.

Бәйләүгә килгәндә, әзер ботакларны берәр көн караңгы җиләс урында, әйтик, келәттә яки сарайда тоту яхшы. Бу каен ботакларының бераз кибеп, себерке сабы бушамавы өчен кирәк. Мунча себеркесенә мәтрүшкә, бөтнек, ромашка кебек файдалы үләннәр дә кыстыралар. Хәтта әрем, кычыткан, юкә яки нарат ботагы кыстырырга да мөмкин. Аларның һәркайсы себеркегә үзенә генә хас хуш ис өсти, һаваны сафландыра, организмга да файдалы.

Аерым кешеләр каен себеркесе белән беррәттән мунчага имән себеркесе дә әзерлиләр. Тик моның бер “эские” бар: каен себеркесе тән, тире күзәнәкләрен ачса, имән себеркесе, киресенчә, яба. Шуңа күрә аны чабынуны тәмамлаганда, иң азаккы итеп куллану яхшы.

Мунча себеркесе әзерләгәндә, вак ботакларны эчтә калдырабыз, эреләрен тышка чыгарабыз. Себеркенең уртача озынлыгы 50-60 сантиметр булырга тиеш. Аның очларының да тигезлеге зарур. Тоткыч өлешенең калынлыгы 6-7 сантиметрдан артмаса, чабыну өчен җиңел һәм уңайлы булыр.

Мунчаларыгыз сихәтле булсын!

Фото: apartbani.ru

Мунча себеркесен әзерләү серләре
Мунча себеркесен әзерләү серләре
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: