Барлык яңалыклар
Киңәш базары
24 апрель 2022, 23:43

Сихердән саклану өчен

Киселгән тырнак, чәч, төшкән теш беркайчан да аунап ятмасын.

Сихердән саклану өчен
Сихердән саклану өчен

Фатирны җыештырганда, идән себергәндә беркайчан да ишеккә таба түгел, ә ишектән өй эченә таба себер.

Идәнне өйдәгеләр барысы да өйдә чагында гына юарга тырыш, югыйсә өйдә юкларның эзләрен бетерерсең.

Пычак, чәнечкеләрне очлы ягын өскә каратып куйма, явызлык чакырырсың.

Киселмәгән икмәкне астын өскә әйләндереп куйма – бу бик начар билге – иң якын кешеңне югалтырсың.

Пычак, чәнечке, калак идәнгә төшкән очракта, берни дә әйтмичә, өч тапкыр өстәлгә сук, югыйсә көтелмәгән кунаклар килүе бар.

Киселгән тырнак, чәч, төшкән теш беркайчан да аунап ятмасын. Аларны ташларга йә яндырырга да ярамый – авыру чакырасың дигән сүз.

Ашаганнан соң калган йомырка кабыгы – сихерчеләр өчен кирәкле нәрсә. Шуңа күрә йомырка каыбгын һичшиксез сытып куярга кирәк.

Фотосурәтегезне теләсә кемгә бүләк итмәгез, тапшырыла торган документларда да калдырмагыз. Сихерче сурәт аша сезгә тәэсир ясый ала. Шулай ук туган көнегезне беркемгә дә әйтмәгез, шәхси әйберләрегезне җыеп йөрегез, теләсә кемгә бүләк итмәгез. .

 


Фото: okulys.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: