Барлык яңалыклар
Киңәш базары
6 апрель 2022, 11:24

Кан басымы күтәрелде. Нишләргә?

Түбәндә – югары кан басымын төшерү буенча халык медицинасы чаралары.

Кан басымы күтәрелде. Нишләргә?
Кан басымы күтәрелде. Нишләргә?

Әлбәттә, бу очракта махсус дарулардан да яхшырак чара юк. Ләкин алар булмаган очракта халык медицинасы ярдәмгә килә. Иң таралган ысуллар мондый.

Бот арасына кайнар дымлы сөлге куеп, аягыгызны кайнар суга тыгып утырыгыз. Әмма озак утырырга ярамый. Шулай ук каты итеп пешерелгән кайнар баллы чәй эчеп кую да файдага булыр.
Тагын бер ысул: бер стакан минераль суга бер бал кашыгы бал һәм ярты лимон согы салыгыз. Шулай ук 20-30 грамм канәферне 1 стакан кайнар суда төнәтү һәм эчүдә кан басымын түбәнәйтә. Тиз-тиз атлап йөрү исә кан басымын 10-20 миллиметрга төшерә.

Фото: udalaypsoriaz.ru

Кан басымы күтәрелде. Нишләргә?
Кан басымы күтәрелде. Нишләргә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: