Барлык яңалыклар
Киңәш базары
27 февраль 2022, 21:01

Баланы почмакка бастырырга ярамый

Ырым-шырым гына димәгез...

Баланы почмакка бастырырга ярамый
Баланы почмакка бастырырга ярамый

Йортның эчке почмакларында, стеналардан кайтарылып, көчле биокырлар хасил була. Гаебе булган баланы почмакка бастыруның нинди авыр җәза икәнлеген күз адыгызга китердегезме? Авыл җирендә ел да яз җиткәч, өйнең түшәмен, стеналарын әйбәтләп юып чыгару чисталык җәһәтеннән генә түгел, йортның энергетик кырын сафлау, пакьләү чарасы буларак та хезмәт итә булса кирәк.

Ишек уемнары да үзенчәлекле сыйфатларга ия. Биолокацион рамка тупса өстендә күзгә күренмәгән каршылык – “энергетик стена» барлыгын ачыклый. Ишек – “безнеке” белән “чит-ят”ны аерып торучы үзенә күрә чик, киртә. Гадәти дүртпочмаклы ишек уемнарының энергетик кыры сәламәтлек өчен зарарлы, шуңа да тупсада озак торырга ярамый. Өйнең эчендә өсте ярымтүгәрәк арка рәвешендә уелган ишекләр булуы кулайрак. Күз дә ял итә, җанга да рәхәт. Архитектурада кысынкы почмакларның күплеге дошманлык, ачу, рәхимсезлек хисен кузгатса, ярымтүгәрәк, овал формалар, киресенчә, тынычландыралар. Мәчетләрдә, дини биналарда йомры формалар өстенлек итә, анда керү белән кешене тынычлык халәте, илаһи тойгылар чолгап апа.

Шулай итеп, җәмәгать, ырым-шырым гына димәгез...

 


Гөлгенә ӘХМӘТОВА.

Дүртөйле шәһәре.

Фото: shkolazhizni.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: